Әлмәт шәһәренең “ТатГрад” футбол командасы “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр белән дуслык матчында очрашты. Спротчыларның максаты – яшь буында спортка хөрмәт уяту, аларны сәламәт тормышка өндәү. Балалар исә футбол уены осталарыннан мастер-класс алды. Алар тупны йөртү серләренә төшенде.
Очрашу ахырында кунаклар балаларга тәм-томнар таратты. Мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салым бүләк итте. Футболчыларның изге ниятен тормышка ашырырга шәһәрдәге бер кибет ярдәм итә.