6-11 сыйныф укучылары арасында "Ачылыш" XXII фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды.
Чарада районның барлык мәктәпләре катнашты. Бу юлы чара өч мәйданчыкта узды: Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә, экология-биологик балалар үзәгендә, 1 нче мәктәптә.
Секцияләрдә беренче урыннарны түбәндәге укучылар алды:
физика - Альмира Минһаҗева (2 нче лицей), Кристина Бородина (5 нче мәктәп);
математика - Диана Егорова (шк № 3); Евгения Логинова (шк. № 18);
биология һәм география - Илнур Мөхәммәтов (2 нче лицей);
химия һәм экология – Никита Герантьев (12 нче мәктәп);
сәнгать белеме - Мәдинә Насимова, Наталья Милентьева (1 нче мәктәп);
"Сәламәтлек", социаль һәм профилактик проектлар - Арслан Мостафин (4 нче мәктәп);
тел белеме - Анастасия Звегинцева (6 нчы мәктәп);
әдәбият белеме - Рамил Яһудин (6 нчы мәктәп);
әдәби иҗат - Эльвира Фәхриев (2 нче Карабаш мәктәбе);
туган телләр һәм милли мәдәният - Элвина Галиева (Кодаш мәктәбе);
татар филологиясе - Айгөл Хафизова (6 нчы мәктәп);
чит телләр - Илья Скидан (2 нче лицей);
технология - Ренас Мөбәрәкшин (2 нче Карабаш мәктәбе);
электрон белем бирү - Александр Дихтяренко, Римма Нуриева, Никита Павлов (2 нче лицей);
туган якны өйрәнү – Денис Фәрхетдинов (кадет интернат мәктәбе).