Бөгелмәлеләрне киез келәмнәр ясарга өйрәттеләр

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

"Ак йон бәйрәме". Шушы исемдәге чара "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесенең "Бөгелмә районы мәдәни брендлары” проекты кысаларында үтте. Чара Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә Татар Дымскәе авылы мәдәният йортында узды. 

      Ак йон элек-электән чисталык, байлык һәм коткару символы дип саналган. Бәйрәм башында сәламләү сүзе белән Татар Димскәе авылы җирлеге башлыгы Ринат Галләмов һәм "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" директоры Ирина Ибәтуллина чыгыш ясады. 

     Рәсми өлештән соң бәйрәм кунакларын традицион "Орчык өмәсе" татар утырмасы көтте, анда элеке вакытта татар кызлары һәм хатын-кызларының ничек вакыт үткәрүләре, бияләй-оекбаш бәйләүләре, җырлары һәм күңел ачулары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International