Баулы шәһәрендә "БУ-БО" шахматы буенча XV традицион турнир узды. Чарада Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Октябрьск шәһәрләреннән һәм Кандра авылыннан 130 бала катнашты. Спортчылар 2 турнирда көч сынашты: 2006-2007 елгы өлкәннәр төркемендә һәм 2008 елгы кечкенәләр төркемендә.
Зурлар төркемендә Бөгелмә шәһәре командасы көмеш призер булды. "Юность" спорт комплексында тәрбияләнүчеләр кечкенәләр төркемендә беренче урынны яулады.