Эшмәкәрләр өчен «Ташламалы лизинг» программасы старт алды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Банк операцияләре алып баруга Россия Федерациясе Үзәк Банкы боерыгы белән лицензиясе алынган банк клиентлары – эшмәкәрләрне яклау чараларын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып («Татфондбанк» ПАҖ, «Интехбанк» ПАҖ һәм «АНКОР БАНК» АҖ ), «Ташламалы лизинг» махсус программасы эшләнде. 
       Әлеге программа кысасында лизинг түләүләрен өлешчә компенсацияләү белән башлангыч аванс түләвеннән башка, елына 8% белән (эффектив процент ставкасы) 5 елга кадәр срокка теләсә-нинди милекне финанс арендасына (лизинг) бирү планлаштырыла. 
     Лизинг килешүләре теркәлү срогы чикләнмичә теләсә-кайсы өлкәдәге юридик затлар белән төзелә. 
Ташламалы лизинг программасы буенча лизинг бирүнең ике механизмы карала: стандарт лизинг һәм кире кайтару лизингы. 
     Стандарт лизинг кысасында лизинг килешүенең гомуми срогының биштән бере срогы эчендә лизинг түләүләрен компенсацияләү юлы белән теләсә-кайсы төп чараны (шул исәптән кулланылганны) сатып алу финанслана, әмма ул алдан әйтелгән банкларның калган акчасы суммасыннан (яисә башкарылмаган түләүләрдән) артып китмәскә тиеш. Лизинг предметы 10 млн.сумга кадәр бәядәге төп чарага кергән теләсә-кайсы милек булып тора. 
      Шулай ук программа кире кайтару лизингы механизмы ярдәмендә акчалата финанслау мөмкинлеген дә карый. Бу очракта лизинг килешүе гамәлдә булган вакыт дәвамында лизинг түләүләренең процент өлеше компенсацияләнә, әмма ул лицензияләре алынган банкларда калган акча (яисә башкарылмаган түләүләр) суммасыннан артмаска тиеш. 
      Лизинг килешүе буенча сумма банкларда мөрәҗәгать итүче счетларында калган акча суммасының ун тапкыр күләменнән артып китә алмый.
      Программаның гомуми бюджеты 580 млн. сум, шул исәптән лизинг түләүләренең компенсация өлешенә түләү өчен – 80 млн сум. 
Бурыч киеренкелеген киметү өчен лизинг түләүләрен 2 айга яисә барлык лизинг килешүләре буенча милек белән тәмин итү срогына кичектерү карала.
       Ташламалы лизинг программасы «Татарстан Республикасы кече бизнесның лизинг компаниясе» ЧҖҖ аша гамәлгә ашырылачак. 
Ташламалы лизинг программасы буенча җентекле мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга була: Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау үзәге – Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 2 подъезд, «кайнар линия» телефоны (843) 524-90-90, яисә Татарстан Республикасы кече бизнес лизинг компаниясендә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре,Петербург урамы, 50, шулай ук Гаврилов урамы 1, телефоны (843) 570-5-444.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International