Бүген Циолковский урамы буенча урнашкан йорттан яңа фатир ачкычлары тапшырылачак. Әлеге йорт Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән.
РФ Президентының “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” Указын тормышка ашыру максатларыннан, Бөгелмә районы башкарма комитеты актив эш алып бара. Программа дәвамында 247 ветеран яшәү шартларын яхшырткан. Бүген тагын 20 ветеран яңа фатирлы булачак. Ветераннардан кала әлеге йорттан яңа фатирларны Социаль ипотека программасы буенча да алачаклар. Җаваплы төзүче – “Строй сервис” ҖЧҖ.