Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркына ике хәрби гаубица куелды. Алар совет сугышчылары мемориал тактасы янында почетлы урыннарын алдылар.
Гаубицалар – Свердловск өлкәсенең хәрби частеннән бүләк. Әлеге корал 1939 – 1955 елларда чыгарылган. Алар XX гасырның барлык хәрби конфликтларында да катнашканнар. Алар белән Бөек Ватан сугышы вакытында беренче совет артелеррия җайланмалары җиһазландырылган булган.