Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре белән килде

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районнына эш сәфәре белән килде   

Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

Башта Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына килде. Кызыл Чишмә авылы янындагы уҗым бодае басуында Татарстан Республикасы Президентын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм район администрациясе вәкилләре каршы алды. Район башлыгы язгы чәчү эшләренең барышы турында сөйләде.

Бөгелмә районында 76 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән сөрүлекләр – 70,1 мең га.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Бөгелмә районында икенче тәртиптәге репродуктор «ПлемРепродукт» (Ефановка авылы) ҖЧҖдә булдылар.

Бөгелмә районында чагында Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул бөртеклеләрне чәчү барышы, орлыкларның һәм чәчү технологияләренең ничек кулланылуы, минераль ашламалар күләме белән кызыксынды.   

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International