Бүген - Пионерлар көне

2017 елның 19 мае, җомга

Кичә Пионерлар көне уңаеннан, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 6 нчы урта мәктәптә балалар җәмәгать оешмалары активистлары һәм лидерлары белән очрашты.

Яшь буын вәкилләре һәм район тоткасы булган хөрмәтле зат белән әңгәмә бер тында үтте, бик җанлы һәм үсеп килүче буын өчен зур әһәмияткә ия иде.

Иң элек актив яшьләребез үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Әйе, күпме сәләтле, акыллы, көчле рухлы, тырыш укучылар бар икән безнең районда! Нинди генә бәйгеләрдә катнашмаган да, нинди генә эшләр башкармаган алар!

 Район башлыгы да сәләт ияләрен – якты киләчәкне зур канәгатьлек белән сәламләде. Районның мәгариф системасы, танылган яшьләребез, шәһәребез горурлыгы булган кешеләр турында иң изге һәм җылы сүзләрен җиткергәннән соң, бик теләп укучылар әзерләгән сорауларга җавап бирде. Сораулар бик кызыклы һәм төрле иде. Бик күп темалар кызыксындыра икән  укучыларны. Әйләнә-тирә табигатькә кагылышлы проблемалар, иң кирәкле һөнәрләр, хәйрия акцияләре, яшьләрнең компьютерга бәйлелеге, шәһәрдә төзеләчәк яңа объектлар, йортсыз хайваннар мәсьәләсе – барысы турында да уртага салып сөйләшенде, аларны чишү юллары каралды.

Әйе, төпле белем алып, киләчәктә үзләре дә зур кеше булырга хыялланучы яшьләребез район башлыгының тормышына, көнкүрешенә, район белән хакимлек итүнең ничек башкарылуына, аның максатларына да битараф түгел икән.

Район башлыгы бер генә сорауны, теләкне, борчуны да читтә калдырмады – һәрбер яшүсмер үзен кызыксындырган сорауга җавап алды. Чыннан да, бу очрашу бик иркен, гади, шул ук вакытта җитди мохиттә үтте. Укучылар да, район башлыгы да кирәк урында елмайды-көлде, кирәк урында төпле, җитди сөйләшү алып барды.

Линар Закиров очрашуга йомгак ясап: “Үз шәһәрегезне яратыгыз, корылмаларны ватмагыз, чүп-чар ыргытмагыз. Башкаларны да моңа өндәгез. Шул вакытта гына шәһәребез үсәр һәм чәчәк атар”, –  дип, укучыларга мөрәҗәгать итте. Очрашуда катнашучылар исә башлыкка уңыш теләп, аңа җилкәнле көймә сүрәтләнгән картина бүләк иттеләр (рәсемдә).

Әйе, бу очрашу очраклы рәвештә генә үткәрелмәде, әлеге яшьләр – киләчәктә шәһәребез тоткасы булачак шәхесләр. Әгәр әлеге балалар укуларын, тормышларын шушындый темпта дәвам итеп, лаеклы кешеләр булып үсеп җитеп, районыбыз файдасы өчен тырышачак булсалар, тир түксәләр, киләчәгебез өметле дигән сүз.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәсе килә, районның мәгариф өлкәсе республикада иң көчлеләрнең берсе, озак еллар дәверендә лидерлыкны үз кулларыннан төшерми. Кайбер яшьләребез үзебездә генә түгел, ә ил күләмендә танылып өлгергән шәхесләр. Афәрин, тырыш һәм җаваплы укучыларыбыз һәм алар өчен ару-талуны белми көч түгүче укытучыларыбыз!

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International