Шимбә көнне "Укырга яратучы Бөгелмә" фестивале балаларны һәм ата-аналарны китапка һәм аны укуга багышланган бәйрәмгә чакыра.
27 май көнне балаларны һәм аларның ата-аналарын китап фестиваленә көтәбез. Ул түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Ленин урамы, 45 (Балалар паркы). Барлык сорауларны (85594) 4-65-81 телефоны буенча бирергә була.