Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибенең Рамазан ае башлану белән котлавы

2017 елның 27 мае, шимбә

Изге Рамазан белән, кардәшләрем!
Кадерле дин кардәшләрем! Сезне игелекләр эшләү, ярлыкаулар ае, Аллаһы Тәгаләнең күңеле белән Үзенә омтылган һәр колына хисапсыз бүләкләр белән нигъмәтли торган изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм! 
Рамазан – яхшы гамәлләр кылу, игелекле эшләр эшләү ае. Бу изге айда Аллаһы Тәгалә Үзенә якынаюның чиксез сандагы юлларын ача: сәдакалар бирү, ятимнәргә ярдәм итү, авыру һәм карт кешеләрнең хәлен белү, кунак сыйлау, үзара килешеп яши алмаган туганнар арасында татулык урнаштыру, күршеңә булышу һәм башка бик-бик күп төрле яхшылыклар...
Рамазан – үзеңне һәм яшәү рәвешеңне, тормышыңны үзгәртеп карауга омтылыш ясар өчен менә дигән форсат та ул. Тагын шушы изге айга аяк басарга Аллаһ насыйп иткән икән, димәк, рухи яктан камилләшүгә, Аллаһының ризалыгына ирешергә тагын бер мөмкинлек бар дигән сүз. 
Рамазан аенда ураза тотуның үз тирән мәгънәсе бар. Аның хикмәте – рухи көчләребезне яңартып, аны кадерле кешеләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз, дин кардәшләребез, ярдәмгә мохтаҗ булганнар файдасына юнәлтә алуда. Ураза тотучы дин кардәшләребез һәр бирмеш көнне күркәм сабырлык, саф хисләр, изге ниятләр, игелекле гамәлләр, якты елмаю белән бизәргә омтылалар, дошманлык, әшәке сүзләр әйтеп сүгенү, саранлык, комсызлык, башкалар язмышына битарафлык кебек яман гадәтләрдән арынырга, аларга юл калдырмаска омтылалар. 
Аллаһы Тәгалә дин тотучыларга рәхим-шәфкатьтә булып, изге Рамазан аен тәкъвалыкта, сабырлыкта уздырырга насыйп итсен. Уразаның көннәре һәм ул айның төннәре Аллаһ ризалыгы өчен гыйбадәттә узсын, күңелләрдә Аннан курку һәм гафу-истигъфар сорау теләкләре генә тусын. Гомерегезнең һәр мизгеле, мәчетләргә таба юнәлгән һәр адымыгыз, Аллаһ юлындагы һәрбер гамәлегез Аңа олы мәхәббәт белән сугарылып, әҗер-саваплары үзегезгә насыйп булсын. 
Рухи чистарыну, саф ниятләр һәм изге омтылышлар – илаһи зат тарафыннан бирелгән зур мөмкинлек вакытын шундый күркәмлек белән уздырырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын иде! 
Рамил хәзрәт Хөснетдинов,
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International