Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә - Бәйрәм намазы

2017 елның 25 июне, якшәмбе

Ураза Гаете көнне Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләрендә 1500дән артык мөселман бәйрәм намазында катнашты. Әлеге көнне Россиядә миллионлаган мөселман Ураза бәйрәмен билгеләп үтте, ул Корбан Гаете кебек үк Исламдагы төп ике тантананың берсе булып санала.

Бәйрәм намазының мактаулы кунагы – Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Вәгыйз улы Мөхәммәтов иде. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм шәхсән үз исеменнән барлык мөселманнарны олы тантана белән котлады. Тынычлык, сәламәтлек теләде һәм Рамазан аендагы уразалар Аллагы Тәгалә тарафыннан кабул ителеп, кешеләр гөнаһларыннан чистарына алсыннар иде дигән теләкләрен җиткерде.

“Вәгазь вакытында һәм бәйрәм намазында без изге айның тәмамлануы турында искәртәбез, ләкин, фикерләребез, догаларыбыз, игелекле эшләребез һәрвакытта да дәвам итәргә тиеш. Шуңа күрә мөселманнарның ай дәвамында кылган игелекләре, яхшылыклары, догалары ел дәвамында барып, икенче Рамазан аена кадәр дәвам итсен иде”, – дип билгеләп үтте Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов. Ул шулай ук ифтар үткәүчеләргә, укытучыларга, аш пешерүчеләргә, таравих намазларында имама булган шәкерләргә һәм саваплы эштә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәм намазаннан соң мәчет кунаклары тәмле бәйрәм пылавыннан авыз иттеләр һәм шәһәрнең Балалар паркында үтәчәк “Ураза бәйрәме – 2017” гә чакыру алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International