Бөгелмә мэры Линар Закиров истәлекле бүләкләр тапшырды

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген шәһәр мэриясендә “Эшлекле дүшәмбе” утырышы узды. Аны күңелле вакыйга белән башлап җибәрделәр. Бөгелмә муниципаль районы финанс һәм бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Мөкыймованы "Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале белән бүләкләделәр.

Моннар тыш, "Балалар илне сурәтли" бәйгесенә йомгак ясалды. Шул уңайдан, күп тапкырлар хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән шәһәрдәге бер гипермаркетның директоры Айдар Сәхәповны һәм "Юл йөрү иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

http://www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International