"Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен Бөгелмә шәһәре Аэропортына экскурсия оештырылды.
Экскурсия барышында балалар таможня зонасы һәм көтү залында булдылар, рейс әзерләнүче пассажирларны күзәттеләр, аннан соң, ашханәдә аэропорт хезмәткәрләре белән төшке аш ашады.
Барлык балаларга да аэропорт символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.