Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышы шартларының начараюы хакында кисәтә.
Идарәдән алынган мәгълүматлар буенча, 12 июль көнне Татарстанда көчле җил, кич белән урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга җитә торган.
Шулай ук синоптиклар төнлә урыны белән көчле яңгыр да фаразлый.