Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән клублар системасы” учреждениесе һәм Иске Исаково авыл җирлеге башкарма комитеты Бөгелмә районы һәм шәһәре халкын һәм кунакларын “Җырласын әле чишмә” район фольклор бәйрәменә чакыра.
Программада:
– Татар халык җырлары һәм биюләре
– Традицион уеннар
– Декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмә-сәүдәсе
– Татар халык ашлары күргәзмәсе
Бәйрәм 29 июль көнне, сәгать 11дә башлана.
Үткәрү урыны: Сугышлы авылы, “Бәхет чишмәсе” чишмәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 5-46-16
Керү ирекле.