Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид Мәдүхәт Гали улы Ярмөхәммәдов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул фронтта Воронеж юнәлешендә (628 полк) сугышкан. Жуков медале, "Германияне җиңгән өчен Бөек Ватан сугышының I дәрәҗә" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Истәлекле вакыйга белән Мәдүхәт Гали улын Бөгелмә мэр урынбасары Ирина Белова котлады. Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде.