2008 елны, 70 еллык паузадан соң, Алабугада Спас ярминкәсе яңадан торгызыла

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

5 август көнне Казанның Кремль музей-тыюлыгы территориясендә “Түгәрәк уен” халыкара татар фольклоры фестивале булып узды. Әлеге чараның максаты – татар халык традицияләрен барлау, үстерү, популярлаштыру, шәһәрдә яшәүчеләрне һәм башкала кунакларын халкыбызның милли-мәдәни мирасы белән таныштыру.

Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл, Чувашстан, Удмуртия, Кырымнан, Россия Федерациясенең 20дән артык субъектыннан , ә тагын Литва, Польша, Казахстан, Кытай, Австралия, Төркия кебек якын һәм ерак чит илләрдән иҗат коллективлары катнашты.

“Түгәрәк уен”да Бөгелмә муниципаль районы данын Иркен авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Наза” фольклор ансамбле яклады (җитәкчесе Сәрия Ибраһимова). Шунысын да әйтеп үтү кирәк, бу – борынгы халык уен коралы саналган кубызда уйнау тардицияләрен саклап килүче һәм тәкъдим итүче республика күләмендәге бердәнбер коллектив. – Ансамбльнең чыгышын тамашачылар бик яратты, ул Фестивальне оештыручылар тарафыннан да югары бәяләнде. Конкурс йомгаклары буенча безнең иҗат коллективы Диплом белән бүләкләнде, – дип хәбәр итә “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” методисты О. Садыйкова.

http://www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International