Видеоэлемтә түләүсез Skype коммуникация программасы аша башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчелеге белән элемтәгә керү өчен бу программаны компьютерыгызга куеп, Skype челтәрендә теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера булырга тиеш.
Программаны җибәргәннән соң, ачылган “Новый контакт” исемлегендә өстәге юлдагы “Контакты” менюсын сайлап алыгыз. Анда “rosreestr.tatarstan” дип язгач, “Найти” кнопкасына басыгыз. Астагы килеп чыккан исемлектән үзегезгә кирәген сайлап алып, “Добавить” кнопкасына басыгыз. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе сезнең контактлар исемлегендә, “Skype” тәрәзәсенең сул ягында барлыкка киләчәк. Анда чылтырату өчен исемлектән тиешле контактны сайлап алып, “Видеозвонок” кнопкасына басыгыз.
Видео-кабул итүдә катнашырга теләгән һәр кешегә гариза бирергә кирәк. Гариза rosreestrto16@mail.ru электрон адресына бирелә. Гаризада үзегезнең исем-фамилиягезне, атагызның исемен, Skype логинын, телефон номерыгызны (өйдәге һәм кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм үзегез бирергә теләгән сорауны язарга кирәк.