Рәссам Фәрит Газизуллин күргәзмәсе эшли

2017 елның 11 августы, җомга

Табигатьнең һәр почмагыннан илһам алучы Фәрит Газизуллин Бөгелмәдә үзенең 46нчы күргәзмәсен ачып җибәрде. Татар мәдәният үзәгенең ишеген ачып керүгә, табигать кочагына кереп чумасың. Урман, таулар сурәтләнгән картиналардан алган хис-тойгыларны әйтеп, язып бетергесез. Күргәзмәне карап чыккач, авторның тауларга ни дәрәҗәдә мөкиббән икәнен аңлыйсың. Юк, алар бездәге кебек Урал тавы итәкләре генә түгел шул.

     Фәрит Газизуллинның көчле рәссам булуын Бөгелмәдә генә түгел, Татарстанның, Россиянең башка төбәкләрендә дә бик яхшы беләләр. “Бүген күпме халык килүен күреп, күңелем сөенә. Мин бит үз эшләремне сатар өчен, ниндидер югары исемнәргә ирешер өчен ясамыйм. Аларны халык өчен иҗат итәм. Үз эшләрем турында яхшы сүз ишетү -- минем өчен иң зур бәхет. Картиналарым өстендә бик озак эшлим. Һәрдаим өстәмәләр кертәм. Бер картинаны ясау берничә елларга сузылырга мөмкин. “Биеклеккә юл” дип аталган эшемне билгеләп үтәсем килә, ул минем өчен иң саллы хезмәт булып тора”, – ди Фәрит Зәйдулла улы үзе.

     “Биеклеккә юл” картинасы, чыннан да, сукмагы белән тауга алып менеп китә. Моны күрми калырга ярамый. Матурлык дөньясына күз салырга татар мәдәният үзәгенә рәхим итегез!

http://www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International