Әдәбият елында шәһәребезнең үзәк китпаханәсендә “Бөгелмәлеләр” берләшмәсе оешты. Яшьләрне иҗат дөньясына җәлеп итү максатыннан, әлеге әдәби берләшмә “Яшьләрнең әдәби иҗаты” дип исемләнгән бәйге игълан итте.
Бәйге 26 октябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эшләрне түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамының 14нче йорты; үзәк китапханәнең E-mail: otdelobzbs@mail.ru. Белешмә өчен телефон: 8 (85594) 6-86-95.
12 ноябрьдә Бөгелмәнең “Динамо” спорткомплексында өлкән группалар арасында авыр атлетика буенча Х ачык Россия Кубогы узачак. Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк. Анда РФ 46 төбәгеннән 150гә якын спортчы катнашачак.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, “Ялкын” приютында тәрбияләнүче балалар балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләрен тәбрикләде. Инспекторлар И.Степанов һәм Г.Грызунов “Закон һәм хокук” темасына балаларга дәрес үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Балигъ булмаганнар эше буенча инспекция начальнигы А.Чернова җәмәгать урыннарында һәм мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.
Рәсем ясарга яратучы балалар игътибарына! Бөгелмәдә “Боз өстендә сак бул!” республика бәйгесенең беренче этабы старт алды. Бу чара Россия Федерациясендә уздырылучы Коткаручылар көненә багышланган акция рамкаларында, укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм кышкы каникулларда бу кагыйдәләрне үтәргә өндәүнең әһәмиятен аңлату, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырыла. Иҗат эшләрен 26.12.2015 кадәр кабул итәләр.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында “Идел” яшьләр үзәге базасында авыл яшьләренең III форумы узды. Анда Аграр яшьләр оешмалары активистлары һәм республиканың 35 муниципаль районыннан вәкилләр катнашты. Форум эшчәнлегендә бөгелмәлеләр дә актив эш алып барды. Бу Аграр яшьләр оешмасының рәисе Наталья Чернова, активистлар Амина Богданова һәм Илдар Кәлимуллин. Биредә эшче һөнәренә ия булган авыл яшьләренең җәмгыятьтәге роле, оешманың районнардагы эшчәнлеге турында сөйләшүләр булды.