ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасы гамәлгә кергән көннән Бөгелмәдә эшче төркем оешты. Аның составына  Бөгелмә районының башкарма комитеты җитәкчесе А. Галиуллин, икътисади сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.Булгаков, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы  М.Михеева, Бөгелмә РУЭС начальнигы Л.Нафыйков, шулай ук “Алкоторг” ҖЧҖ, “Арыш мае” ҖЧҖ, “Тандер” ААҖ, “Агроторг” ААҖ вәкилләре керде.     

“Бөгелмә үзәк район хас­таханәсе”  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Владимир Гуров бөгелмәлеләр белән очрашып, аларның балалар хастаханәсе һәм шәһәр поликлиникасының эше турында фикерләрен тыңлады. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.  

Башкалабыз Казанда олимпияда чемпионы А.П.Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышы булып узды. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 160ка якын спортчы катнашты.  Бөгелмә данын “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

“Мәк” операциясенең максаты – законсыз рәвештә мәк һәм киндер үстерелә торган урыннарны ачыклау, әлеге эш белән шөгыльләнүче затларны кулга алу. Составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең кыргый шартларда күпләп үсә торган урыннарын ачыклап, аларны юкка чыгару – шулай ук аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала.

Әлеге чара Татарстанда наркотиклар белән көрәш эшчәнлегендә бик зур роль уйный. Мәсәлән, 2014 ел нәтиҗәләрен генә алыйк.

Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән,  бозның калынлыгы 25 процентка кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз – ныклы, ак төстәгесе  юкарак, соры яисә саргылт булса,  ышанычсыз.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Алдагы кышның нинди буласын ничек кенә фаразласалар да, көчле салкыннарсыз һәм карлы-бураннарсыз булмас инде ул. Соңгы еллардагы метеорологик күзәтүләргә караганда да, кыш айларының карга бик бай булуы мәгълүм. Ноябрь аеның соңгы ике көне моңа дәлил: буранлап-буранлап кар ява. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту һәм кышкы юлларда автотранспорт хәрәкәт итүгә өзеклекләр тудырмау максатыннан зур чаралар күрә башлады.

Баулы шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына классик шахмат уены буенча ачык турнир узды.  Әлеге ярышта Бөгелмә шахматчылары яхшы нәтиҗә күрсәтте. Герман Бардин (6нчы мәктәп) беренче урында, Данияр Шәйгарданов (3нче мәктәп) өченче урында. Бөгелмә шахматчыларын турнирга Ольга Турдиева әзерләде.
Җәлил бистәсендә “Җәлилнефть” кубогына бокс буенча республика турниры булып узды. Ярышта Татарстан, Башкортостан, Ульяновск өлкәсеннән 100гә якын спортчы катнашты. Е.А.Тимеҗанов исемендәге “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Азамат Вәлиев һәм Денис Дмитриев турнирда җиңү яулады. Рафаэль Асылгәрәев “көмешкә” ия булды. Егетләрне ярышка  Марат Котлыбаев һәм Рафыйк Госманов әзерләде.     
Мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдерләре бергә җыелып, балалар арасында туберкулез авыруын кисәтү чаралары турында сөйләштеләр. 100 мең халкы булган шәһәрләр арасында Бөгелмәдә 2014 елда туберкулез белән 61 кеше авырган.  Инфекция чыганагы булып туберкулез микобактерияләрен яисә Кох таякчыгын бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайван тора.

Бала – ата-ананың тормыш көзгесе. Ата-ананың рухи матурлыгы, аларның күрше-тирәләргә, дус-ишләргә, карт-корыга яхшылык эшли белүе- балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Шуңа күрә “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре ата-аналар белән берлектә нәни бөгелмәлеләр өчен гадәти булмаган бәйрәм – көзге спорт марафоны уздырды.  Балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, спорт ярышларында көч сынады. Кунакка килгән әкият герое Аю аларны көзге уңыш – алма белән сыйлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International