Казанда йөзү буенча Россия Чемпионаты тәмамланды. Бу спорт ярышында Бөгелмә егете Александр Красных катнашты. Ул үзен 200 һәм 400 метрга ирекле стильдә йөзүдә иң җитезе дип танытты. Эстафетаның соңгы этабында Александр Татарстан командасын бишенче урыннан өченчегә чыгара. Исегезгә төшерәбез, Александр Красныхның тренеры Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре С.В. Кузнецов.
Челәбе өлкәсенең Миньяр шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча ачык турнир тәмамланды. “Факел” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Данил Шәрәфиев һәм Әдил Сәбитов алтын медаль яулап алды, Тимур Миңнетдинов “көмешкә” ия булды, ә Рафаэль Заргаров “бронза”га. Егетләрнең тренеры А.С.Алексеев.
Районда тагын алдакчылар пәйда булды – бу юлы ялган пенсия фонды вәкилләре.Шуңа да бөгелмәлеләргә сак булырга киңәш итәләр. Дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре йортлар буенча йөрми һәм әңгәмәләр үткәрми. Халыкны кабул итү яшәү урыны буенча бары тик Россия Пенсия фондының җирле органнарында халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында гына башкарыла, хезмәткәрләр халык белән очрашуга чыккан очракта, бу турыда алдан кисәтелә.
Бүген – Халыкара ак кул таягы көне. Тик ул бәйрәм түгел, җәмгыяткә яныбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә булуы хакында искә төшерү билгесе. Шуны күздә тотып, бүген Бөгелмә Яшь гвардиячеләре “Хөрмәтле юл хәрәкәте” шәһәр акциясен үткәрде. Алар Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары белән берлектә тагын бер тапкыр машина йөртүчеләргә сукыр җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерде.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында уза торган “Иделкәем” смотр-конкурсының зона турлары төгәлләнде һәм Казанның С. Галиев исемендәге мәдәният йортында конкурсның йомгаклау туры узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак театры төркемнәре катнашты. Бөгелмә данын Прогресс авыл мәдәният йортының “Овации” театр коллективы яклады. Аларның уен осталыгын мәртәбәле жюри югары бәяләде һәм I дәрәҗәдәге лауреат исемен бирде.
2015 елның 15 ноябрь көнендә су, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана.Бу хакта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә.
Татарстанда 90га якын аучылык хуҗалыгы, 6 аучылык заказнигы һәм 25ләп гомум кулланыштагы аучылык урманнары исәпләнә. Бөтен сунарчылар да аучылык җәмгыятьләрендә тора. Республикада алар өчәү – Хәрби аучылар җәмгыяте, “Динамо” җәмгыяте һәм иң зурысы – 20 мең сунарчыны берләштергән һәм 31 аучылык хуҗалыгын биләгән “Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы. Әлеге иҗтимагый оешманың аучылык белгече Владимир Крылов сүзләренчә, “Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” – Россиядә иң күптәнге һәм эре җәмгыятьләрдән санала.
Бу елда өченче җомга 13енә туры килә. Бу турыда имеш-мимешләр буа буарлык. Баксаң, гомер бакый бәхетсез булып саналган 13 саны, киресенчә, бәхетне өеп бирә икән.
Һава торышы көн саен диярлек үзгәреп тора. Алдагы көннәрдә республикада һава температурасының бераз салкынайтуы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар. Бүген исәболытлы һава, явым-төшем. Юлларда көчле бозлавык саклана. Шуңа күрә, кая да булса барганда, сакланып кына йөрегез. 14 ноябрьдә исә һава температурасы 9 градус салкын булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр!
Сезне Техника йорты коллективы күңел белән ял итәргә чакыра! (тел.: 4-16-41)
13.11.2015 (14.00) - “Забава” клубында «Быть здоровым — это стильно» музыкаль-уен программасы;
15.11.2015 (14.00) - “Мерчен” чуваш халык ансамбле концерты;
17.11.2015 (19.00) - Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле яңа тамашага чакыра.
Бөгелмә районында гриппка каршы прививка кую кампаниясе тәмамланды. Барлыгы 30670 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 26000е федераль бюджет исәбенә.
“ТНГ-Групп” ҖЧҖ, Бөгелмә механика заводы, Бөгелмә газ идарәсе, ТатНИПИнефть, Бөгелмә электр челтәре кебек оешмалар үз хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцина ясату өчен акча бүлеп биргән.