Бүген хакимият йортында Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда депутатлар 2016 елда районның социаль-икътисади үсеше турында сүз алып бардылар һәм бюджет проектын карадылар. Зур финансларны торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы сорый – 54 миллион сум, социаль өлкә – 39 миллион сум акча.
Агымдагы елның тугыз ае эчендә Бөгелмәдә наркотик матдә кулланган 100 кеше исәпкә алынган. 2014 ел белән чагыштырганда бу сан ике тапкырга арткан. Наркомания – аерым бер кешенең проблемасы түгел, киресенчә, җәмгыятне таркатучы фактор. Нәкъ шул хакта хакимият йортында үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Семинар эшендә Түбән Кама шәһәреннән килгән белгеч А.Неверов катнашты. Белеме буенча ул психолог, ТР җәмәгать палатасы каршында эшләп килгән махсус группа әгъзасы. Бу төркем кешеләр психоактив матдәләрне законсыз таратуга каршы көрәшә.
Шәһәребезнең “Ак калфак”оешмасы татар халкының милли йолаларын саклап калу максатыннан, шәһәребезнең аграр көллияте бинасында “Бөгелмә чәк-чәге” исемле бәйге үткәрде. Анда пешекче һәм технолог белгечлегенә укыган студентлар командасы һәм Бөгелмәнең тәҗрибәле хуҗабикәләре катнашты. Берәүләр чәк-чәк әзерлү осталыгында көч сынашканда, икенчеләре токмач кисте. Соңыннан бу сый-хөрмәтләр табын түрендә урын алды.
Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә “Толерантлык дәресе” акциясе башлана. 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышыр, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышыр, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр һәм дөньяга карашлар системаларының охшашлыгы нәрсәдә чагылуын белер дип көтелә.
Әгәр театр элгечтән башланса, дәвалау учреждениесендә – регистратура һәм кабул итү бүлекләреннән. Нәкъ әлеге бүлек хезмәткәрләре бөгелмәлеләрдән шалтыратулар кабул итәләр, пациентларны теге яисә бу табибка җибәрәләр. Әлеге бүлек хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеген артыру максатыннан Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә махсус программа эшли башлады. Иң элек бу яңалыкны балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы кабул итте.
Бүген Татарстанда 222 төр хезмәт электрон формада күрсәтелә. Халык кулындагы пластик карталар саны арта барган саен, түләүләрне интернет аша башкаручылар да күбәя. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 33-35 проценты шундый мөмкинлекләргә ия. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының популярлыгы артканнан-арта бара.
2015 елда Бөгелмә төзүчеләре өчен эш мул булды. Безнең район республиканың 26 программасы буенча актив эш алып барды. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе”дә башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары В.Гарафетдинов хәбәр итте.
21 ноябрь көнне авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкын ярминкәгә чакыра. Биредә фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре продукцияне киң ассортиментта, чамалы бәяләрдән тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, итнең килограммы 260-280 сум, шикәр комын 46, кәбестә һәм бәрәңгене 10ар сумнан сатып алырга була. Ярминкә 08.00дә башланачак.
Татарстанда 16 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе бара. 16 ноябрьдән башлап (843) 274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннары буенча республикада яшәүчеләрдән хәбәрләр алыначак.
16 ноябрь көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында үткән “Эшлекле дүшәмбе” эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Киңәшмәне көн кадагына суккан мәсьәләдән башлап җибәрделәр. Күпләп кар яву мәшәкатьләр арттырырга, кайвакыт гадәттән тыш хәл тудырырга да мөмкин. Кар баскан юллардан җәяүлеләр дә, техника да үтә алмый. Сер түгел, шәһәрдә бу мәсьәлә җитди контрольдә.