Мошенниклыкны профилактикалау: полиция хезмәткәрләре иҗтимагый совет белән берлектә бөгелмәлеләргә аңлату әңгәмәсе үткәрделәр

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Хокук тәртибе хезмәткәрләре Җәмәгать Советы әгъзалары белән берлектә, мошенниклар куллана торган алдауның төп төрләре һәм ысуллары, уяулыкны саклау, бернинди сылтау астында да үзләре белмәгән затларга акча тапшырырга һәм күчерергә ярамавы турында сөйләделәр.

Хокук сакчылары телефон мошенниклыгына да аерым игътибар биргәннәр. Полиция хезмәткәрләре шикле телефон шалтыратуларына ышанмаска һәм мондый очраклар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә киңәш иткән. Әңгәмәдә катнашучыларга мошенникларның төп җинаятьчел схемалары турында кирәкле мәгълүмат белән белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International