12 апрель көнне Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең зур залы сәхнәсендә яшь музыкантлар өчен «Ла Примавера» Казан камера оркестрының "Иртәгәге йолдызлар" дип исемләнгән республика иҗат программасының гала-концерты зур уңыш белән узды. Гала-концертта Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат сәнгать мәктәпләреннән 70тән артык укучы катнашты. Аларның 60ка якыны Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбеннән.
Проектның авторы - оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов.
Концертлар La Primavera оркестрының YouTube каналында трансляцияләнәчәк. Программа 14 майда Казанда бөтен Татарстаннан финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.