19 апрельдә Россия Федерациясе халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә 30 ел тулды. Нәкъ менә шул көнне Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында Закон кабул ителде, аның нигезендә халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәте булдырылды.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Наталья Казанованы истәлекле дата белән котлады, коллективка яңа уңышлар һәм иминлек теләде.