Бөгелмә полицейскийлары «Полицейский Дядя Степа» балалар иҗаты конкурсына йомгак ясадылар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә ел саен үткәрелә торган «Полицейский дядя Стёпа» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста катнашу өчен 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларның унбиш эше тәкъдим ителгән иде. Балалар үз эшләнмәләрен ясау өчен текстиль, картон, пенопласт, кәгазь, акварель буяулар һәм пластилин кебек төрле материаллар кулландылар.

Полиция хезмәткәрләре кергән конкурс комиссиясе һәм иҗтимагый совет әгъзалары иң яхшы эшләрне билгеләделәр. Конкурста Козлова София һәм аның җитәкчесе Гаптрахманова Раушания (18 нче балалар бакчасы), «Кояшкай» татар төркеме тәрбиячесе Шәйгарданова Н.Р. (23 нче балалар бакчасы), Желованов Владислав һәм аның укытучысы Гобәйдуллина Илсөяр (5 нче мәктәп) җиңүче булдылар.

Иҗади ярышта катнашучыларның барысы да грамоталар белән бүләкләнәчәк, ә җиңүчеләрнең эше конкурсның икенче этабында катнашу өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәреләчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International