Шәһәр хезмәтләре шәһәр зиратларыннан чүп чыгаруга кереште

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.

"Узган атнада Азнакайга чыгу юлындагы зиратлар территориясеннән чүп-чар җыйдылар. Бу атнада подрядчы оешма белән берлектә калган зиратларны тәртипкә китерү буенча эшләр планлаштырылган", - дип билгеләп үтте М.Конков.

Ул шулай ук җәмәгать киңлекләрен җыештыру турында да сөйләде. Ненастин урамындагы сквер, Кызыл Армия урамындагы парк, Соколка тавындагы киңлек, үзәк сулык, Гашек урамының җәяүлеләр өлешендә «Озеленитель» ҖЧҖ подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Көненә 2 тапкыр чүп җыю эшләре башкарыла. Узган атнадан әлеге объектларда үлән чабуга керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International