Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.
- Иҗтимагый оешмалар активистлары;
- Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;
2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гариза бирү кампаниясе бара.