Балаларны яклау көнендә Бөгелмә бала тудыру йортында яңа туган баланы тантаналы рәвештә өенә озату булды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көнендә Бөгелмә бала тудыру йортында яңа туган баланы тантаналы рәвештә өенә озату булды. "Бөгелмә РҮХ" ДАССОның балалар хастаханәсе фельдшеры Александр Сергеевич һәм Нияра Фәхриевна гаиләсендә 27 майда тантаналы чара булды - кызлары Анна дөньяга килде. Ул Советниковлар гаиләсендә беренче бала. Бәхетле ата-ананы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ольга Плеханова, «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы Александр Иванов, Бөгелмә бала тудыру йорты мөдире Ләйсән Хәкимова котлады.

Әти-әнигә сабыйның беренче документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.
"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Бөгелмә бүлекчәсе начальнигы Татьяна Баянова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина да Советниковлар гаиләсен котладылар һәм куркынычсыз юллар теләп, автокресло бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International