Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Кече Сабан туе» бәйрәме узды.
33 бала җитезлек, көч һәм чыдамлыкта көч сынашты. «Йомырканы кашыкта күчер», «Капчык киеп йөгерү», «Көянтә һәм чиләк белән йөгерү» кебек кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда актив катнаштылар, бәйләнгән күзләр белән балчык чүлмәк ваттылар, хәтта ат чабышлары да оештырдылар.
Балаларны күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашканнары өчен бүләкләр белән дә сөендерделәр. Бәйрәм татар биюе белән тәмамланды.