Бөгелмә гаиләсен бала тудыру йортыннан чыккан вакытта, сабыйның дөньяга килүе белән котладылар

2021 елның 9 июле, җомга

2021 елның 3 июлендә ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, бу көнне дөньяга килгән беренче сабыйны котлау турында карар кабул ителде.

Яңа туган Сергей Тугулев 2021 елның 3 июлендә 01:37 сәгатьтә Бөгелмә бала тудыру йортында дөньяга килде. Ул гаиләдә икенче бала.

Сабыйны чыгарган көнне Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Артур Гершиков һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкилләре Тугулевлар гаиләсен котлады. Яңа туган сабыйның әти-әниләренә бүләкләр һәм беренче куркынычсыз юл атрибуты – автолюлька тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International