Карабашның 2нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында «куркынычсыз тәрәзәләр» республика акциясе кысаларында, яшь ата-аналар Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Наталья Кулагина белән очрашты.
Җәмәгатьчелек катнашучыларга балалар травматизмының һәм үлем-китемнең төп сәбәпләре, куркынычсызлык чаралары һәм балаларны караучысыз калдыруга юл куймау турында искә төшерде. Ата-аналарны балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык, гамәлдәге законнарда каралган җаваплылык турында таныштырды, балаларны төрле куркынычлардан ничек саклау турында киңәшләр бирде.
Очрашу ахырында Наталья Кулагина балалар бакчасы хезмәткәрләренә мәгълүмати стенд өчен тематик плакатлар, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырды.