Бөгелмәгә Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры, Европа чемпионатлары чемпионы һәм призеры, Россия чемпионы, Россиянең Атказанган спорт мастеры, Бөгелмәдә туып-үскән Александр Красных кайтты. Бүген спортчыны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән очрашуы булды. Традиция буенча, йөзүче белән очрашуда аның беренче тренеры - Сергей Кузнецов катнашты.