Экспертлар авыл җирлекләренең киләчәктә үсеше турында фикер алышырга тәкъдим итәләр

2021 елның 13 августы, җомга

Утырыш 14.00 сәгатьтә узачак һәм Youtube (Ютуб) аша трансляцияләнәчәк.

Авылда Татарстанның һәр дүртенче кешесе  яши, әмма яшьләр шәһәргә яхшы тормыш һәм зур табыш эзләп китә. Шул ук вакытта статистика авыл җирендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең керем дәрәҗәсе аерылмаячагын күрсәтә. Бәлки, авыл халкының туган җирләреннән китүенең сәбәбе - тиешле инфраструктура булмаудыр. Россия Президенты Владимир Путин 1 ноябрьгә кадәр авылны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә кушты.

Авыл җирлегендә тормышны яхшырту өчен нәрсә эшләнә һәм нәрсә эшләргә кирәк? Кешеләрне авылга ничек кайтарырга? Авыл җирлекләрен үстерүгә карата дәүләт сәясәте нинди булырга тиеш? 13 августта «Авылга ярдәм: тотрыклы үсешкә курс» утырышында «Волга» клубы экспертлары шушы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Дискуссиядә социаль эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары,  депутатлар, район башлыклары, блогерлар  катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International