ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды

2021 елның 10 сентябре, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Максаты - Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе - урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озатып йөрде.

Килүгә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров капиталь ремонттан соң Бөгелмә урманчылыгының административ бинасын карады. Аңа узган ел республика программасы буенча эчке бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр урнаштырылган, электр белән тәэмин итү һәм җылылык системалары ремонтланган, дип сөйләделәр.

Аннан соң министр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның кысаларында, 2021 елның 8 аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә һәм дәүләт биреме нигезендә ликвид булмаган агачны җыю буенча чараларны башкаруны тәэмин итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International