Бөгелмә шәһәр прокуратурасында прокурор Артем Кривоносов рәислегендә Хокук саклау органнарының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында һәм әлеге өлкәдә кылынган җинаятьләр нәтиҗәсендә алынган табышларны легальләштерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеген һәм үзара хезмәттәшлеген арттыру чаралары турында координацион киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының хокук саклау һәм контрольлек итүче органнары җитәкчеләре катнашты. Наркотик чараларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау эшендә проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.