Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 10 сентябреннән 19 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренүләр уздырылуы турында хәбәр итә.
Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатыннан үткәрелә.