Бөгелмәдә «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе үткәрелде

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында, 25 сентябрь көнне Бөгелмәдә урман фондын җыештыру оештырылды.

Мәйданчыкларның берсе Бөгелмә участок урманчылыгы территориясе булды. Акциядә Бөгелмә урман хуҗалыгы һәм Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре - барлыгы алтмыштан артык кеше катнашты. Алар урман массивын каты көнкүреш чүп-чарыннан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарттылар, шулай ук урман фондында һәм автомобиль трассалары буенда урнашкан ял беседкаларын җыештырдылар.

Акциядә катнашучылар үз үрнәкләре белән әйләнә-тирәлеккә ничек карарга кирәклеген һәм һәр кешенең табигатьне саклауга үз өлешен кертә алуын күрсәттеләр. Акция барышында барлыгы 25 кубометр чүп-чар җыелды һәм чыгарылды.

Шулай ук бу көнне район Башкарма комитеты һәм Бөгелмә урман хуҗалыгы тарафыннан урман хуҗалыгы районындагы сулык территориясен җыештыру оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International