Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Спортчыларны Казан Кремлендә хөрмәтләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында - Бөгелмә йөзүчесе, 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Александр Красных.
Олимпиячеләр югары бүләкләргә - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һ. б. лаек булды.