Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җирле 37 яшьлек хатын-кыздан акча урлау турында гариза килгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүчегә «+7499...» номерыннан шалтырату килгән, билгесез зат үзен банк менеджеры итеп таныштырган һәм хатын-кызга кредит рәсмиләштерергә омтылуларын хәбәр иткән. Әлеге гаризаны гамәлдән чыгару өчен аңа элек алган кредит килешүенең номерын һәм үз мәгълүматларын, аннары смс-хәбәргә килә торган кодны әйтергә кирәклеген хәбәр итә. Зыян күрүче мошенникларның күрсәтмәләрен үти һәм шул рәвешле үзенең онлайн-банк кабинетына керү мөмкинлеген бирә һәм 250 000 сумлык кредит рәсмиләштерүен раслый.
Әлеге факт буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча «урлау» эше кузгатылган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы + 7495 ... .яки +7499 ... номерларына башланучы шылтыратуларга җавап бирмәскә киңәш итә.