Балалар хокуклары турында: җәмәгать ярдәмчесе Әлфия Кәримова

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Бөгелмә районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Әлфия Кәримова шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек турында сөйләде.

Җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып үз вәкаләтләре чикләрендә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, торгызу буенча чараларны тормышка ашыруда катнашу тора.

Шул максат белән Бөгелмә районы буенча җәмәгать ярдәмчесе профилактика Советы, КБН утырышларында, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ведомствоара утырышларында катнаша, шулай ук кирәк булганда ОПДНда, шәһәр судының суд утырышларында һәм тикшерү комитетында балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен яклый. Шулай итеп, хисап чорында 38 балигъ булмаган бала мәнфәгатьләрен яклап чыккан.

Туклануны оештыру буенча җәмәгать контроле комиссиясе составында мәктәп ашханәләрендә туклану сыйфатын тикшерүдә катнаша – 5 тикшерү оештырылган.

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатыннан, җәмәгать ярдәмчесе Әлфия Кәримова балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен кисәтү мәсьәләләре буенча Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы педагоглары, органнары һәм учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International