Бөгелмә прокуратурасы 264.1 маддә буенча җинаять эше буенча гаепне хуплады

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 31 мартында эш фигурантының РФ КоАП 12.26 мад. 1 ө. буенча транспорт чарасы белән идарә итүче тарафыннан исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турында вәкаләтле затның законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылуы һәм аңа 1 ел 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнүе ачыкланган.

Шуңа да карамастан, ир үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм янә исерек хәлдә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә, автомобиль руленә утырган. Әйтик, 2021 елның 28 августында якынча 08 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Гончаров ур., 16 йорт янында ир-ат «ВАЗ 211340-26» автомобиле белән идарә итеп, башка машина белән бәрелешә. Вакыйга урынына килгән Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчегә исереклеккә җикшерү узарга тәкъдим итә. Алкотестер нәтиҗәләре буенча, хөкем ителүченең исереклеге ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре белән хөкем ителүче килешкән.

Суд аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Миннебаев Л. А. тел. (855594) 6-90-78

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International