Линар Закиров «Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә гражданнарны кабул итте

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә партиягә 20 яшь тулды. Ел саен «Бердәм Россия» үзенең туган көнендә гражданнарны кабул итү декадасы үткәрә.

1-10 декабрьдә «Бердәм Россия» фракцияләре депутатлары бөтен ил буенча төрле өлкәләргә: халыкны социаль яклаудан алып, ТКХка кадәр булган сорауларга җавап бирәчәк. Моннан тыш, барлык мөрәҗәгать итүчеләр юридик консультацияләр алачак.

Бөгелмәдә гражданнарны кабул итүгә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Линар Закиров старт бирде.

Кабул итү барышында шәһәрдә сәүдә объектларын урнаштыру, торбаүткәргеч салу, урамны асфальтлау, Покровка авылы территориясендә балалар уен мәйданчыгын урнаштыру мәсьәләләре каралды. Барлык сораулар да эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International