Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсы җиңүчеләрен, призерларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров тапшырды.
Быел конкурс номинацияләре буенча республиканың 21 муниципаль берәмлегенең торак пунктларыннан 35 гариза керде. Бүген бүләкләү тантанасында 16 муниципаль район вәкилләре - конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм дипломантлар катнашты.
Конкурс материалларын карап тикшергәннән соң, шулай ук башлангыч нәтиҗәләр ясаганнан соң, икенче категориядә (45-100 мең кеше яшәгән) беренче урынны Бөгелмә шәһәре яулады.
Бүләкне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Коньковка тапшырдылар.