Проект мәгариф өлкәсендә идарәчеләрнең перспективалы командаларын эзләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. "Мәгариф флагманнары. Мәктәп " проектына Россиянең барлык төбәкләреннән 36 758 кеше гариза тапшырган, шуларның 6 057се Идел буе федераль округы конкурсантларыннан килгән.
Татарстан Республикасы исеменнән финалда Бөгелмә муниципаль районының 2нче лицее командалары чыгыш ясаячак.