Кар чистарту эшен көчәйтергә

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бөтен республика буенча кар яву юлларның сыйфатын начарайтуга китерде. Социаль челтәрләрдә гражданнардан килгән шикаятьләр саны 5 тапкырга арткан. Барлык хәбәрләрнең 50%тан артыгы – кар җыештыру. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Әлмәткә туры килә.

«Барлык хезмәтләрнең дә тулы көчкә эшләвен яхшы аңлыйм. Әмма, шикаятьләр кимеми. Кешеләргә дә, чыннан да, еш кына шәһәр буйлап тар сукмаклардан йөрергә туры килә, урамнарны сыйфатсыз чистарту аркасында аварияләр саны арта. Безгә шәһәрне тиз арада тиешле халәткә китерергә кирәк. Ә халыкны түземлерәк булырга чакырабыз", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International