Бүген Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары, бөтен Россия буенча аларның яшьтәшләре кебек үк, йомгаклау әңгәмәсен тапшырдылар. 2022 елда йомгаклау әңгәмәсе республиканың 1198 мәктәбе базасында үткәрелде. Әңгәмәдә тугызынчы сыйныфларда белем алучы 37 меңнән артык укучы катнашты.
Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, бөтен Россия буенча 1 млн.462 мең тугызынчы сыйныф укучысы рус теле буенча йомгаклау сөйләшүендә катнашу өчен теркәлгән. 38 катнашучы өчен өйдә йомгаклау әңгәмәсен үткәрү пунктлары оештырылды.