Линар Закиров Бөгелмә солдаты һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

2022 елның 2 апреле, шимбә

Якташыбыз, Бөгелмәдә туып-үскән солдат-контрактчы Данил Илдар улы Казаков, хәрби бурычын үтәп,  батырлык үрнәге күрсәтте. Һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калды.

Данил Казаков 2001 елның 18 декабрендә туган. 2017 елда 4 нче гомуми белем бирү мәктәбен, аннан соң Бөгелмә машина төзелеше техникумын тәмамлый. 2021 елның июлендә Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомум хәрби армиясенең 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасының разведка ротасына контракт хезмәтенә алына.

Данил гомерен тынычлык өчен биргән, Ватаныбызны, халкыбызны саклап, һәлак булган. 

Туганнары һәм якыннары белән бергә кайгы кичерәбез.

Ватан батырына мәңгелек дан!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Л. Р. Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International